Чистай-Түбән Кама юлының транспорт чишелешен төзү төгәлләнде
Асфальт-бетон юлның тулы озынлыгы 6 километрдан артып китә.
Татарстанда Чистай-Түбән Кама автомобиль юлының транспорт чишелешен төзү тәмамланды.
Проект документациясе таләпләренә туры килү турында документны республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә бирделәр.
Төзелеш барышында җир өслеге, ясалма корылмалар, кисешү, юлдан төшү-менү урыннары, юлүткәргеч, тавыштан саклаучы экраннар урнаштырылган, төзекләндерү һәм хәрәкәт иминлеге буенча эшләр башкарылган, электр белән тәэмин итү челтәрләре үзгәртеп корылган, су белән тәэмин итү һәм су агызу челтәрләре, газ белән тәэмин итү, тышкы яктырту үткәрелгән.
Асфальт-бетон юлның тулы озынлыгы 6 километрдан артып китә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев