Бүген Татарстанда +9 градуска кадәр җылы булачак
Бу атнада Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Һаваның максималь температурасы +9 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Бүген, 8 ноябрь, Татарстанда көндез +7..+9 градуска кадәр җылы булачак.
Пәнҗешәмбе, 9 ноябрь төнендә синоптиклар бераз яңгыр һәм 0..+5 градус вәгъдә итәләр, көндез термометр баганалары +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга, 10 ноябрьдә, көндезге максималь температура +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
11 ноябрь, шимбә, төнендә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз, һава 0..+5 градуска кадәр җылыначак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев