Бу атнада Татарстанда +13 градуска кадәр җылы булачак
Урыны белән бераз яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Бүген, 23 мартта, Татарстанда синоптиклар явым-төшемсез болытлы һава торышын фаразлый. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Көндез +10га кадәр җылыта.
Җомга һәм шимбә көннәрендә республика халкын болытлы һава торышы көтә. Урыны белән бераз яңгыр һәм секундына 15 метр тизлектә көчле җил. Көндез һава +13 кадәр җылыныр дип көтелә. Төнлә һава температурасы +1гә кадәр төшәчәк, дип фаразлый ТР Гидрометүзәге синоптиклары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев