Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Безне форум дуслаштырды»

Китап блогеры белән кызыклы әңгәмә, мавыктыргыч квест, карикатуралар ясау серләре — быелгы «КнигАРТ» яшьләр форумы бай эчтәлеге белән аерылып торды.

Монысы исәп буенча икенчесе булды. Былтыргысы «Камский Артек» сәламәтләндерү лагеренда узса, быел яшьләрне Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә үзендә кабул итте. Шәһәрнең дүрт бюджет оешмасы вәкилләре журналистблогерлар белән очрашып кына калмады, үзләренең дә сәләтләрен күрсәтте, зирәклектә, тапкырлыкта көч сынашты. 

Чараны оештыручылар булып Түбән Каманың үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе тора. Түбән Кама — яшьләр шәһәре. Эх, шуларны бергә җыеп таныштырасы, дуслаштырасы, фикер алышасы иде, дигән теләк күптән тынгы бирмәгән үзләренә. Тәвәккәл таш яра, ди халык. Якты уй-ниятләр белән канатланган китапханәче кызларыбызга хыялларын чынга ашыру өчен күп тырышырга, эзләнергә туры килә. Һәм теләкләренә ирешә алар! 

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган бәйгедә откан грант акчасы проектны гамәлгә кертүдә зур ярдәм була. Оештыручылары китапханәчеләр булгач, аңлашыла инде: очрашуның төп темасы китап белән бәйле. «Онытыла барган китап уку культурасын торгызасы иде. Форумның төп максатларының берсе нәкъ менә шуннан гыйбарәт бит. Димәк, бирегә яшьләрне китапка мәхәббәт алып килде, каләм яктысы берләштерде, дип курыкмыйча әйтә алабыз», — ди оештыручылар. 

Форумда 40ка якын кеше катнашты. Алар арасында яшь мөгаллимнәр, шәһәрнең яшьләр белән эшләү идарәсе белгечләре, мәдәният-сәнгать өлкәсендә хезмәт куючылар һәм китапханәчеләр бар иде. Беренче булып егет-кызларны Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова сәламләде. «Мондый чаралар яшьләрне бер-берсенә якынайта, аларның осталыкларын ачарга, белем офыкларын киңәйтергә булыша. Шуңа күрә бу башлангычыбыз дәвамлы, форумыбыз озын гомерле булсын дип телим. Барлык катнашучыларга килгәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге очрашу истәлекле, якты мизгелләргә бай булсын», — диде ул, чараны ачып. 

Алга таба сүзне Казан кунагы — блогер, «CHULPAN LIBRARY» китап клубына нигез салучы Чулпан Галимова алды. Ул үзенең әлеге өлкәгә ничек килеп эләгүе, яраткан авторлары турында сөйләде, китап дөньясындагы яңалыклар белән таныштырды. Казан кунагы буш кул белән килмәгән — иң кызыклы сорау бирүчеләргә китаплар бүләк итте. 

Блогер белән очрашудан соң командалар Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркына юл тотты. Биредә аларны кызыклы уен көтә иде. Яшьләр монда да сер бирмәде. Шулай да китапханәче кызларга тиңнәр табылмады. 

«Чаян» журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов үткәргән осталык дәресе дә күңелләргә хуш килде. Шунысын да әйтеп үтик: Рафаэль Исмәгыйль улының Түбән Кама укучылары белән икенче очрашуы бу. «Чакырганыгызга рәхмәт! Түбән Камага һәрвакыт ашкынып киләм. Монда киң күңелле, ачык йөзле халык яши. Бүгенге очрашу мизгелләре сезнең дә, минем дә күңелләрдә матур хатирә булып саклансын иде», — диде ул. 

Баш мөхәррир егет-кызларга карикатураларның кайчан һәм ничек барлыкка килүе, аларны ясаучы рәссамнар турында сөйләде. Очрашу, һәрвакыттагыча, җанлы һәм кызыклы узды. Ә кульминацион ноктасы, мөгаен, командалар арасында үткәрелгән бәйге булгандыр. Конкурс шартлары буенча яшьләр кызыклы рәсем ясап кына калмыйча, аңа туры килердәй мәзәк уйлап табарга һәм үз эшләрен жюри алдында якларга тиешләр иде. Алга китеп әйтик: әлеге биремне иң яхшы үтәүче дип шәһәрнең мәгариф идарәсе командасы табылды. Жюри тәкъдим ителгән эшләрнең барысын да югары бәяләде. Рафаэль Хәлилуллов, авторлар рөхсәте белән, аларны Казанга алып китәчәге һәм редакция рәссамнарына күрсәтәчәге турында әйтте. Димәк, Түбән Кама яшьләренең иҗат җимешләрен киләчәктә «Чаян» журналы битләрендә дә күрүебез ихтимал! 

Дүрт сәгатьлек очрашу бер тында узды. Беркем дә буш кул белән кайтып китмәде: оештыручылар командаларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар әзерләгән иде. «Мондый чарада беренче тапкыр гына катнашуым әле. Төрле мәктәпләрдә эшләү сәбәпле, бер-беребезне белеп тә бетерми идек. Форум таныштырды, дуслаштырды», — ди «Надежда» махсус интернат-мәктәбе укытучы-логопеды Альбина Мостафина.

«Яшь техник» яшүсмерләр клубы белгече Полина Носкова да очрашудан канәгать калган. Полина — элекке хезмәттәшебез. «Былтыр оештыручы буларак катнашкан булсам, быел команда составында көч сынаштым. Яшьләребезнең активлыгы, күпне белергә омтылулары сокландыра. Язучылар, блогерлар катнашында узган очрашулар һәрвакыт кызыклы һәм файдалы була. Үзем өчен күп яңалык ишеттем, кызыклы мәгълүматлар тупладым. Алга таба да күрешеп торырга язсын», — ди Полина. Без дә шундый теләктә калыйк. 

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Любовь Смирнова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев