Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер атна эчендә Түбән Камада 42 бала туган

Шуларның унысы - башка шәһәрнекеләр.

Узган атнада Түбән Камада 42 бала дөньяга килгән, шуларның 10ы — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 385, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә 61 мөрәҗәгать теркәлгән.

550 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 407 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кызлар консультациясендә 1 087 йөкле хатын-кыз исәптә тора. 203 пациент стационар дәвалануда, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә — 20 сабый һәм 10 әни.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев