«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашуга 1,6 меңнән артык гариза килгән
Бу хакта ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашу өчен ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылардан 1604 гариза килгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
«Программа Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә вазыйфаларны биләү өчен квоталар билгеләү юлы белән перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыруга һәм әзерләүгә юнәлдерелгән», — дип сөйләде ул.
Песошин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бурычы «Ватанны саклаучылар» фонды, муниципалитетлар башлыклары, эш бирүчеләр белән берлектә — СВОда катнашучыларны һөнәри әзерләүне, эшкә урнаштыруны, реабилитацияләүне һәм озатып йөрүне тәэмин итү.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев