Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Башкортстанның Бүздәк районында 200 килолы бәлеш пешергәннәр

Аннан теләгән һәркем авыз итә алган.

10 августта Башкортстанның Бүздәк районында «Бәлешфест-2024» традицион милли ашлар фестивале узды. Бәйрәмгә килүчеләргә республикабызда яшәүче халыкларның милли ризыкларыннан авыз итәргә, төрле эчлекләр белән бәлеш татып карарга мөмкинлек буды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Чара өчен махсус эшләнгән мичтә пешкән бәлеш быел 200 кг авырлыкта булып, аны теләгән һәркем авыз итә алды.

Концерт мәйданчыгында фестивальнең барлык кунакларын үзләренең җырлары белән танылган артистлар һәм фольклор коллективлары сөендерде.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев