Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларга питбайк, самокат кирәкме?

Балалар бакчаларында ук иң гади самокатларга басуга, балалар да юл хәрәкәтендә катнашучыларга әйләнәләр.

Ата-аналарының «текә» рәк машиналар аласы килгән кебек, алар да үсә барган саен электросамокат, питбайк, моноколесо, гироскутер кебек техника алу хыялы белән яналар. 

Шуңа бәйле, балалар, яшүсмерләр катнашында юлтранспорт һәлакәтләре арта. Закон буенча кайбер чикләүләр кертелсә дә, күпләребез гадәттә, бу тыюларга бармак аша карый. Шулай булмаса, ата кеше ни җаны белән алты яшьлек улын үзен генә квадроциклда йөрергә рөхсәт итә?.. Сүз уңаеннан, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре сезон башланганнан бирле самокатларда йөрүчеләр катнашында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 145 очрагын ачыклаган. Күп очракта юлны велосипедтан самокаттан төшмичә чыгу, машиналар юлына чыгып йөрү, бер кешедән артык утыру...

Балаларның юлдагы башсызлыгы аркасында кылган аварияләр саны арта. Ярар, балалар бүгенге көн белән яши. Алар икәүләп электр самокатында автомобильләр йөри торган юлдан җилдергәндә моның ахыры ни белән тәмамланачагы хакында уйлап җиткермәскә дә мөмкин. Бәлки өлкәннәргә дөнья куудан бераз туктап, балаларының ни белән шөгыльләнүләре хакында кызыксыныргадыр?.. Якыннарының болай да яралы йөрәгенә тоз салмас өчен, балалар, яшүсмерләр хакындагы юл-транпорт фаҗигаләрен кабатлап язып тормыйбыз. 

Әле моңа кадәр балалар электр самокатларында гына йөреп кагыйдә бозса, быел питбайк дигән афәт өстәлде. Бу кечкенә мотоциклда йөрү ө чен укып, «права» алырга кирәк булса да, яшүсмерләрнең кайберләре болай гына җилдерә. Һәм аяныч, идарә итүне югалта. Күрше районнарның берсендә авыл юлында югары тизлектә җилдергән яшүсмер, атка барып бәрелгән. Буласы булган, яшь гомер өзелгән, хәзер кемне гаепләргә, кичке урамда хуҗасыз йөргән атнымы, баланымы?.. Тагын бер районда 13 яшьлек бала питбайкта каршы полосага чыгып, «Лада» белән бәрелешә...

Әйе, һәркайсыбыз үзебезнең балаларны яратабыз, кешедән ким-хур итәсе килми. Тик бала — бала инде ул. Рөхсәт итмәсәгез дә, сез күрмәгәндә барыбер самокатына да, мотоциклына да утырырга мөмкин. Беребез дә айда яшәми, тирә-якта ни барганын күреп, ишетеп, укып торабыз. Шуңа күрә балаларны, бигрәк тә, яшүсмерләрне күз уңыннан ычкындырмагыз. Юл йөрү кагыйдәләренә бармак аша карауның аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булганын онытмагыз. Сез аларга уенчык түгел, ә транспорт чарасы алып бирәсез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев