Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бәйрәмгә чакыралар

20 апрельдә православие динен тотучылар Пасха бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Шул уңайдан, 19 апрельдән 20 апрельгә каршы төндә 23.00 сәгатьтә шәһәрнең дүрт чиркәвендә дә тантаналы литургияләр узачак.

Моннан тыш, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә, Олы Афанас, Ширәмәт, Кармалы, Олы Аты, Югары Уратма, Борок, Кашай, Иске Чишмә, Прости, Сухрау һәм Балчыклы авыллары чиркәүләрендә дә бәйрәм оештырылачак.

20 апрельгә каршы төндә 22.00 сәгатьтә автовокзал — «44 микрорайон» тукталышы (Раштуа храмы) — Воскресение храмы маршруты буенча автобуслар йөриячәк. Кире автовокзалга таба автобус 2.00 дә кузгалачак. 19 апрель көнне 00.00 сәгатькә һәм 20 апрельдә 2.00 сәгатькә кадәр өстәмә 2 нче трамвай маршруты рейслары да йөриячәк. 

20 апрельдә Халык иҗаты йортында 13.00 сәгатьтә бәйрәм концерты була. Шушы ук көнне Нариман авылында, мәдәният йорты территориясендә 11.00 сәгатьтә керәшеннәрнең «Оло кон» бәйрәме узачак. Бу зур чара авылның 100 еллыгына багышлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев