Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәяләре артып тора

Соңгы атнада «борщ җыелмасы»на кергән азыкларның бәяләре күтәрелде.

Түбәнкамалылар соңгы вакытларда яшелчә бәяләренең артуына игътибар итмичә калмагандыр. Мәсәлән, кишернең бәясе — 10 процентка диярлек, чөгендернең бәясе 8,25 процентка арткан, ә бәрәңге 34 сумнан 72 сумга кадәр күтәрелгән. 

Чыннан да, кибетләргә барган саен кайбер товарларның бәяләре төшмәвен, киресенчә, артуын күрәсең. Хәзер шул ук акчага кешеләр иң кирәкле әйберләрне генә ала алалар. Шуңа күрә өлкәнрәк сатып алучылар түбән бәяле кибетләргә барырга тырышалар. 

Мәсәлән, түбәнкамалы Анна Иванова бер ел элек пенсиясенә бераз күбрәк әйбер ала алуы турында әйтә. Хәзер исә экономияләргә туры килә икән. Тик түбән бәяле кибетләрдә дә товар бәяләре бер урында тормавыннан, көннән-көн үсүеннән зарлана ул.

Соңгы атнада «борщ җыелмасы»на кергән азыкларның бәяләре күтәрелде. Кишер 10 процентка диярлек, чөгендер 8,25 процентка кыйммәтләнгән. Бәрәңге дә әлеге лидерлар өчлегенә кергән: бер килограммының бәясе 34 сумнан 72 сумга кадәр. Кулланучылар бәяләрне истә калдырырга да өлгерми, чөнки ул саннар, көн саен төрлечә үзгәреп тора. 

«Кишер, бәрәңге, кәбестә бәяләре шактый артты. Бәлки, бакчаларда яшелчәләр өлгергәч арзанрак булыр. Шикәр дә бик кыйммәтләнде», — дип, үз зарлары белән уртаклашты сатып алучы Әлфия Иванова. 

Алма бәясе дә гел бертөрле тормый. Җиде көн эчендә ул 3 процентка кыйммәтләнгән. Тавык, арыш икмәге, йомырка, макарон һәм кыяр кебек ризыкларның бәяләрендә артым азрак.

Дөрес, бәяләре төшкән продуктлар да бар. Мәсәлән, помидор 8 процентка арзанайган. Банан һәм ак кәбестә бәясе 2 процентка төште. Белгечләр бәяләр артуны сезонга бәйле, диләр. Кишернең, бәрәңгенең һәм чөгендернең яңа уңышы сатуга чыккач, алар арзанрак булачак. 

Вера Муратова

Фото ntr-24.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев