Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Авырлыкларны җиңеп чыктым!»

Махсус хәрби операциягә үзең белән нәрсә алырга, дошман дронын ничек танырга һәм аннан ничек сакланырга — боларның барысын да «Бабай» кушаматлы сугышчы яхшы белә.

Хәзер ул «гражданка» да һәм контракт хезмәтенә кул куярга теләүче кандидатлар белән эш итә. Кама Аланында яшәүче бу ир-ат 2024 елның гыйнварында яраланып өенә кайткан. 2023 елның җәендә хәрби бурыч үтәгәндә «лепесток» ка басып, аягының бер өлешен югалта. Шуннан соң табиблар аңа протез куя, дәвалану ярты елга сузыла. 

«Бабай» үзе сөйләгәнчә, аякка басу аңа авыр бирелә, әмма аңа спорт белән шөгыльләнү һәм якыннарының булышуы ярдәм итә: «Мин авырлыкларны җиңеп чыктым! Үзем күбрәк йөрергә тырыштым, психологик яктан баш миемне аягымның бер өлеше булмавына күнектердем. Мин никадәр күбрәк йөрсәм, протез белән шулкадәр тизрәк һәм ышанычлырак хәрәкәт итә башлаячагымны үзем бик яхшы аңлый идем», — дип сөйләде ир-ат. 

Якташыбыз миномет расчеты командиры булып хезмәт иткән. Ел ярым аның подразделениесе хәрби бурычларны җиткереп үтәп барган. Шуларның берсендә ул батырлык кыла да инде. «Экипажымны куркыныч астына куйсам да, артка чигенмәдем. Иптәшләрем ярдәмендә дүрт яралы сугышчыны тиз генә төядем һәм эвакуацияләдем», — дип искә ала «Бабай». Батыр йөрәге һәм җиңүгә омтылышы өчен хәзер аның күкрәгендә «Батырлык өчен» медале балкый.

Июль ахырында ул өйләнгән. Шуңа да карамастан, «Бабай» яңадан иптәшләре янына махсус хәрби операция зонасына кайтырга һәм иминлегебезне саклауны дәвам итәргә омтыла: «Моңа мине Ватанга мәхәббәт этәрә, чөнки дошман хәзер безнең территориядә. Әгәр кеше үзен хәрби хезмәттә тапкан икән, нинди хәлдә булуына карамастан, ул башкача яши алмый», — ди батыр ир-егет. 

Шуны да искә төшерик, Татарстанда хәзер Россия Федерациясендә контрактчыларга иң югары түләүләр каралган.
• республикадан — 1,3 млн. Сум
• РФ Оборона министрлыгы — 400 мең сум 
• ТР муниципалитетларыннан — 300 мең сумга кадәр.

Башка регионнарда яшәүчеләр дә, Татарстанга килеп, контрактны имзаларга мөмкин. Аларга республикага кадәр юл йөрү, контракт төзелгән вакытта яшәү, туклану өчен түләнә, кием-салым бирелә. 

Контрактка кул куярга теләүчеләр өчен телефон: 8 (800) 222-59-00. 

Татарстанда контрактчыларның гаиләләре хакимият тарафыннан тулы опекага алына. Алар югары түләүләр, яңа мактаулы статус, балаларга киң ярдәм чаралары (түләүсез балалар бакчалары, секцияләр, мәктәпләрдә туклану, юл йөрү, югары уку йортларында бюджет хисабына белем алу); ял, дәвалану, тернәкләнү ала. Тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan. ru, batyrkazan. ru сайтларыннан һәм 117 (ТР буенча), 8 (800) 222-59-00 (башка регионнарда яшәүчеләргә) телефоннары буенча белергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев