Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылның горурлыгы

«Уза гомер, аккан сулар кебек», — дип юкка гына җырламыйлар икән.

Әле кайчан гына тәнәфесләрдә мәктәп коридоры буйлап йөгереп, дәресләрдә укытучыларыбызның һәр әйткән сүзләрен тыңлап утырган идек, инде 50 ел вакыт узган да киткән. 

Ярты гасыр узса да, сыйныфташлар белән яхшы мөнәсәбәттә, әле дә аралашып, күрешеп, ярдәмләшеп торабыз. Сыйныф җитәкчебез Рәкыйп Сөләйманов та, 95 яшьтә булса да егетләр кебек, күз тимәсен! Кызыл Чапчак авылында узган бер генә чарадан да читтә калмый ул. Алай гына да түгел, яшь буын каршында чыгыш ясый, сәясәт белән кызыксына, вакытлы матбугат белән даими танышып бара. Хәтере искиткеч яхшы, шактый еллар узса да һәрберебезнең холкын, сәләтен хәтерли. Ул елларны искә алып сөйләшеп утырган чакларда: «Мәктәптә бәлки сезгә карата артык кырысрак та булганмындыр», — дигәч, «Безгә шулай кирәк булды», — дип көлешеп тә алабыз. 

Мин аны Кызыл Чапчак авылының гына түгел, районның легендасы дияр идем. Әле узган ел машина руле артына да утырып караган, ышанасызмы?.. «Әкрен генә, җайлап кына йөрсәң — була әле», — дип ихластан елмая ул. Укытучыбыз — киңәш капчыгы. Кайсы гына өлкәдә фикерен сорасак, төпле сүзләрен җайлап, күңелгә кертеп әйтә белә. Мисал өчен, мин инде ничә еллар Рәкыйп абыйның киңәшен тотып, суган белән сарымсакны өй базында саклыйм. Яңа җыеп алган кебек сакланалар.

Бүген көндә Рәкыйп абый кызы Роза, улы Альберт тәрбиясендә, кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Балалары да игелекле, өлкәннәргә хөрмәт белән карап, яшьләрне санлап яши белүчеләр. Кайчан гына барып кермә — өйләрендә, ихатада искиткеч тәртип. Кышын кары көрәлгән, киң итеп сукмагы ачылган, җәен — ишегалды тутырып яшел чирәм үсә. 

Мәктәп елларын искә алып, сыйныфташлар укытучыбыз янына еш кунак була. Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә Рәкыйп абыйны күрми китмиләр. Ул үзе дә безне колач җәеп каршы ала, ихластан кунак итә. Әле күптән түгел, ирем белән мин дә укытучыбыз янында кунакта булып кайттык. Еллар, тормыш тәҗрибәсе белән чәчләргә чал кунса да, ихлас елмаюы, ягымлы күз карашы әле дә элеккечә. Бергәләп шактый гына сөйләшеп утырдык, кызы Роза пешергән камыр ризыклары белән чәй эчтек. Саубуллашканда җылы сүзләре, изге теләкләре белән капка төбенә кадәр чыгып, озатып кала ул. 

Укытучыбызның тормыш юлы, әйткән сүзләре безнең өчен һәрчак үрнәк булды. Аның «Кешене урынсызга рәнҗетмәгез», — дигән сүзләре әле дә тормышыбыз девизы булып тора. Безнең халыкта «ак әби» ләр генә түгел, укытучыбыз Рәкыйп Сөләйманов кебек «ак бабай» лар булуы да халкыбыз горурлыгы. Саулык-сәламәтлек белән, якыннарыгыз хөрмәтендә, дөньяга ямь биреп яшәгез әле, һәрберегезнең урыны өйнең түрендә булсын!

Ирина Садыйкова
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев