Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Августтан россиялеләрнең тормышын гадиләштерергә тиешле үзгәрешләр үз көченә керә

1 августтан цифрлы сумнарны варисларга калдырырга мөмкин булачак.

1 августтан Россиядә кешеләрнең тормышын гадиләштерергә тиешле берничә үзгәреш үз көченә керә. Шулай, 2023 елда эшләгән пенсионерларга пенсияләрен яңадан исәплиләр. Әлеге өстәмә эш бирүче иминият взносларын түләгән һәркемгә тиешле. Узган ел пенсия системасына кергән суммадан чыгып, түләүләрне автомат рәвештә арттырачаклар.

1 августтан алып 2024 ел ахырына кадәр СВО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләр 400 мең сум федераль түләү алачак. 

1 августтан цифрлы сумнарны варисларга калдырырга мөмкин булачак. Моның өчен счет яки вклад ачылган банкка килергә һәм васыятьнең аерым төрен төзергә кирәк.

Шулай ук августтан банк һәм микрофинанс оешмалары вәкилләренең бурычлы кешеләр белән аралашуы язылып барырга тиеш булачак. Моның өчен аларда махсус җиһазлар барлыкка киләчәк. Кредиторлар түләмәүчеләр белән теләсә нинди контактны теркәргә һәм бу мәгълүматны кимендә өч ел сакларга тиеш.

Августта 17 яшькә кадәрге балага бердәм пособие билгеләү һәм түләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Вакытлыча прописка белән мөрәҗәгать итүчеләрне җентекләбрәк тикшерәчәкләр. Ата-аналардан раслаучы документлар таләп итәргә мөмкин, мәсәлән, торак найм килешүе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев