Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ауган агачлар, сынган ботакларны җыйганда хокук бозган өчен штраф турында кисәттеләр

Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы мабугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ел башыннан Татарстанда ауган агачларны, чыбык-чабыкларны (валежник) җыйганда хокук бозуларның 15 очрагы теркәлгән, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә. Хәзер республикада урманнарга керү вакытлыча тыела, ауган агачларны урман фондына карамаган территорияләрдә генә җыярга ярый. Бу хакта «Татар-информ» га республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы мабугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хокук бозуларның барысы да бензин пычкысы куллануга бәйле, бу Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасына урманнарны файдалану турында» законын бозу булып санала», — дип аңлатты Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, чыбык-чабык (валежник) — агачларның корыган ботаклары яки көчле җил, давыл, көчле кар яву аркасында җиргә ауган кәүсәләре. Тик моңа урман эшләре урынында агач кисүдә калган калдыклар керми.

«Гражданнар урманнардагы ауган агачаларны үз ихтыяҗлары өчен иркенләп җыя ала. Әмма шул ук вакытта закондагы таләпләрне дә үтәргә кирәк. Моны агачларны кисмичә, бары тик кул көчендә кулланыла торган кораллар һәм механизмнар файдаланып кына җыярга була».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев