Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әлепле әртисләре» — яңа рухта

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры бу сезонда Аманулланың «Әлепле әртисләре» спектаклен куйды.


Аманулланың бу әсәре озын гомерле булды. Аны Галиәскәр Камал театры да, буалылар да, башкортлар да, үзешчән сәнгать коллективлары да сәхнәләштерде. Вакытында, телевидение дә кабат-кабат күрсәтте. Мин театр белгече түгел, кайсы отышлы, кем остарак икәнен бәяли алмыйм, минем максатым да ул түгел. Гади тамашачы буларак, премьераны карагач туган уйларымны шәһәрдәшләр белән бүлешәсем килә. Озаклап язып, кызыгын бетермим, үзегез барып карагыз. 

Спектакльнең эчтәлеге бик гади: шәһәрдән кайткан, дөресрәге, рәис «Бер сыер, ун кило бал һәм күтәрә алган кадәр бәрәңге» вәгъдә итеп алып кайткан режиссер, авыл талантлары белән сайлау көнендә тамаша куярга әзерләнә. Ә авыл үзешчәннәренең ничек уйнаганын сезгә исегезгә төшереп тору кирәкми дә. Тамашаны карагач, күңелләр күтәрелеп китте, өйгә кайткач та, артистларыбызның уйнаганнары күз алдына килеп рәхәтләнеп көлеп йөрдем әле. Безгә менә шушындый, тормыштан алынган, кызыклы әсәр кирәк. Килешәсездер, яшь вакытта күпләребезнең авыл сәхнәсенә менеп спектакль уйнап караганы булды. Сүзләребез онытылган, тартынган чаклар әле истә. Сүз уңаеннан шулай, авыл коллективы уйнаган тамашада бер кызык очрак булганны язып китим әле.

Авыл сәхнәсе. Шушы Әлепле әртисләре кебек, авылның активлары ниндидер тамаша күрсәтә. Кырыкмаса-кырык мәшәкатьләре белән сүзләрен ятлап торырга вакытлары юк. Суфлер алдагы рәтләргә ишетелерлек итеп, төп рольләрнең берсен уйнаучы абзыйга «Синме симулянт?» дип өйрәтеп тора. Ә андый сүзне ишеткәне булмаган абзыйга ул башкача ишетелә һәм ул: «Синме үләксә?», — дип тиз генә рольгә кереп, эшкә барудан качучы ялкауның якасыннан эләктереп ала... 

Рольләр шулкадәр туры китереп бүленгән, нәкъ менә алар өчен атап язылган кебек. Альберт Ибраһимов ул инде коеп куйган җитәкче. Аны урамда күргәндә, артист икәнен белмәгән булсам, администрация вәкиле дип уйлаган булыр идем. Рафил Зәйнуллин ул безнең күз алдында үсте. Рольләрендә, әбиләр әйтмешли: «Китапның уртасыннан гына ачып», шундый итеп әйтеп куя, уйландыра да, көлдерә дә. Драма булсынмы, комедияме — барысын да җиренә җиткереп башкара. Элекке парторг Рәҗәпов роле дә искиткеч булды, аны күрүгә авыз үзеннән-үзе ерыла башлый. Гүзәл Шәмәрдәнова (Сабира), Фарил Вафиев (Галәветдин) уйнауларын да халык күптән яратып кабул итте. Болар инде театрыбызның асыл ташлары, җәүһәрләре. Сокландыргыч образлар тудырып, күптән халык мәхәббәтен яулаган артистлар. 

Сугыш чукмары Разыйм ролен мин премьера хакында ишеткәч үк, Раушан Әсәтов дип уйлап куйган идем. Пәһлевандай гәүдәле Раушан-Разыйм, җилтерәтте генә Рафил-Рәҗәповны, малай. Кайчагында кызганып та куйдым үзен. 

Алмаз Хөсәенов театрыбызга әле кайчан гына килгән кебек иде, баксаң 10 ел вакыт үтеп тә киткән. Шул вакыт эчендә мөлаем бу егетне тамашачы үз итте. Минем артта утыручы бер апа әйтмешли «килештереп уйный, сәхнә өчен туган», диярсең. Аның һәр адымы, һәр килеш-килбәте уйланылган, килешле. Тамчыгөл Сәләхова, Сәрия Әхсәнова, Динар Терентьевлар да үзләренә бирелгән рольне бик уңышлы, халыкчан уйнадылар. Гомумән, үзебезнең театр артситлары уйнавы күпкә ятышлы. Хәзерге заман шаукмына ияреп каты кычкырып сөйләшү, халыкны көлдерәм дип, әллә ниләр кылану, сәхнә буйлап арлы-бирле йөрү юк. Без, урта буын кешеләре һәм бераз өлкәнрәкләр — искелек калдыклары бит, яңалыкларны авыр кабул итәбез.

Премьераның уңышы — тулы бер коллективның уртак хезмәт нәтиҗәсе. «Әлепле әртисләре»н тамашачыга җиткерүдә өлеше кергән һәркемгә — режиссер, композитор, рәссам, сәхнә хәрәкәтен куючы, ут куючы, тегүчеләр, барысына да зур рәхмәт. 

Артистларыбызның һәр әйтәсе сүзе, алай гына да түгел, хәрәкәте, мимикасы уйнаган ролен тасвирлый. Сәхнә күренеше дә аңлашырлык гади, артык кыландырган нәрсәләр юк. Шуңа күрә бар игътибар — уйнаучыда. 

Артистлар өчен иң мөһиме — зал тутырып утыручы тамашачылар һәм көчле алкышлар, тамашачы рәхмәтедер инде ул. Премьера шәһәрдәшләргә ошады, көчле алкышларын кызганмады. «Үзебезнекеләр» дип яратып әйтү — ул инде халык мәхәббәтенең югары ноктасыдыр. Гел шулай халык мәхәббәтен яулап, яңадан-яңа образлар тудырып, бергә булып, бердәм булып яшәргә язсын.

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев