Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ак май һәм витаминнар: Росстат октябрь башында ниләр кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды

Росстат шулай ук 1-7 октябрьдә азык-төлек булмаган товарларның бәяләре ничек үзгәрүен дә исәпләп чыгарды.

Росстат октябрьнең беренче атнасында азык-төлек арасыннан барыннан да бигрәк ак майның (+1,6 процент), ә азык-төлек булмаган товарлардан поливитаминнарның (+1,9 процент) кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды, дип яза «Татар-информ».

Моннан тыш, пастеризацияләнгән сөт (+1 процент), каймак (+0,8 процент), сыр һәм банан (+0,7 процент), эремчек һәм арыш ипие (+0,6 процент), бодай ипие һәм кыярның (+0,5 процент) бәясе арткан.

Шул ук вакытта, тавык ите (-0,4 процент), шикәр комы (-0,9 процент), кәбестә һәм алма (-2,5 процент), кишер (-2,6 процент) бәясенең кимүе күзәтелә.

Росстат шулай ук 1-7 октябрьдә азык-төлек булмаган товарларның бәяләре ничек үзгәрүен дә исәпләп чыгарды. Поливитаминнардан тыш, аерым алганда, бала чүпрәкләре (+0,6 процент) һәм чит ил автомобильләре (+0,6 процент) кыйммәтләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев