Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айдар Гарифуллин: «Бер юнәлештә атласак кына»

Замана укытучысы, йомшак тавышлы, киң күңелле, җылы карашлы булу өстенә, сыйфатлы бирем бирергә, балаларга тигез карарга да тиеш.

Шәһәребездә андый белгечләр җитәрлекме? Мәгариф өлкәсендә нинди проблемалар бар? Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Гарифуллин әнә шуның кебек сорауларга кыскача гына җавап бирде. 

— Айдар Хәкимҗанович, әле күптән түгел генә Укытучылар көнен билгеләп үттегез. Бәйрәм хөрмәтенә нинди тантаналы чаралар үткәрелде?
— Халык иҗаты йортында һөнәри бәйрәмгә багышланган концерт программасы белән алдынгы укытучыларны бүләкләү тантанасы узды. Мәктәпләрдә эшләүче һәм ветеран укытучылар хөрмәтенә багышлап күп чаралар үткәрдек: башка шәһәрләргә экскурсия, табигать кочагында традицион булмаган очрашулар, кино, театрларга бару, түгәрәк өстәлләр һ.б.

— Хәзерге вакытта алдынгы педагогларны һәм ветеран укытучыларны ничек хөрмәтлиләр?
— Алдынгы укытучыларга дәүләт бүләкләре, грамоталар, мактау хатлары тапшырыла. Бу юлы, май Указларын үтәү максатыннан, укытучыларга бирелә торган өстәмә түләү бәйрәмгә туры килде. Моны укытучыларга зур бүләк булды, дияр идем. 

— Яңа уку елының беренче чиреге азагына якынлаша. Шушы вакыт эчендә мәгариф системасында нинди дә булса уңышлар күренәме?
— Уку елы башлану белән нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк әле. Шулай да, 11 яшь укытучы «Безнең яшь мөгаллим» грантында катнашып, җиңү яулады. Алар 3 ел эшләү дәверендә хезмәт хакына өстәмә ай саен 10 мең сум акча алачаклар.

— Бу елда мәгарифтә нинди үзгәрешләр, яңалыклар бар?
— Бу уку елында үзгәрешләр юк дисәк тә була. Технология һәм тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресләренең исемнәре үзгәрде, хәзер алар Хезмәт (технология һәм Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре (ОБЗР) дип атала. 

— Түбән Камада ничә укытучы эшли, гомумән, алар җитәрлекме? 
— Барлыгы 2300дән артык педагог эшли, аларның 1821е укытучы. Укытучылар җитәрлек түгел, кадрлар белән тәэмин ителеш 94,9 процент тәшкил итә. 

— Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
— Олы яшьтәге укытучылар пенсиягә китә, яшьләр аз килә, кайберәүләр бүтән өлкәгә эшкә күчә, кемнәрдер тору урынын башка шәһәрләргә алыштыра. Безнең шәһәрдә эш табу читен түгел бит, җаваплылыгы әзрәк, хезмәт хакы күбрәк булган эш урыннары халыкны күбрәк кызыксындыра. Соңгы елларда дистанцион эшнең киң таралуы да укытучыларның җитмәвенә бер сәбәп.

— Укытучы хезмәтенә яшьләрне кызыксындыру өчен нинди чаралар каралган? 
— Мәктәпләрдә педагогик юнәлешле сыйныфлар ачабыз, студентларны эшкә, төрле чалаларда катнашырга чакырабыз. Грантлар булдыру да укытучы хезмәтенә җәлеп итүнең бер чарасы. 

— Бүгенге көндә укытучыларның хезмәт хакы тиешле күләмдәме?
— Балалар белән эшләү, аларны укыту, тәрбияләү, сәламәтлекләре өчен җаваплы булуны исәпкә алсак, түләү тиешле күләмдә дип әйтмәс идем. Укытучының уртача хезмәт хакы бик кечкенә түгел, ләкин ул бит 1,7-2 ставкага эшләү хисабына җыела. Хезмәт хакының тиешле дәрәҗәдә булмавы укытучылар җитмәүгә китерә дә инде. 

— Гомумән, мәгариф өлкәсендә бүген нинди проблемалар бар? 
— Балаларны тәрбияләүне ата-аналарның тулысынча мәктәпкә йөкләүләре, иҗтимагый фикер, социаль чертәрләрнең киң таралуы һәм, алда әйткәнемчә, укытучылар җитмәү. Бүгенге атааналар үзләренең хокукларын кирәгеннән артык яклап, бурычлары турында онытып җибәрә. Шәһәрнең яңа микроройоннар мәктәпләрендә урын җитмәү сәбәпле, укучылар 2 сменада укырга мәҗбүр.

— Аларны хәл итү, уңай нәтиҗәләргә юллары бармы?
— Күмәк эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә була. Яшь буынны тәрбияләгәндә хөкүмәт, мәктәп, җәмәгатьчелек, ата-аналар бер юнәлештә атларга тиеш.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев