8-10 ноябрьдә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе узачак
Диктантны дистанцион рәвештә язучылар өчен «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында эфир 11:00 дә булачак.
Татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе 8-10 ноябрь көннәрендә узачак.
Диктантны дистанцион рәвештә язучылар өчен «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында эфир 11:00 дә булачак.
Диктантта катнашучылар өчен өч дәрәҗә текст әзерләнгән. Быел беренче тапкыр диктантны латин хәрефләре белән язарга мөмкин булачак.
Узган ел акция 31 илдә узды, 5 меңнән артык мәйданчыкны колачлады. 31 меңгә якын кеше диктантны онлайн язган, миллионнан артыгы — уздыру урынында.
Уздыру нокталарын оештыручыларга, үз урыннарын күрсәтеп, сайтта теркәлергә кирәк. Онлайн диктант язучылар шулай ук теркәлергә тиеш. Диктантны кәгазьдә язучыларга теркәлү таләп ителми.
Фото: vk.com/biblioteky_nk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев