Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк

Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Киләсе елда Россиядә пенсияләрнең ике индексациясе булачак: еллык инфляция күләменә (1 гыйнвардан) һәм РФ Социаль фонды керемнәре дәрәҗәсе үсеше нигезендә (1 апрельдән). РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов алда торган түләүләр турында сөйләде. Бу хакта "Российская газета«га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Сафонов сүзләренчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр факттагы инфляцияне исәпкә алып индексацияләнәчәк. Сафонов искәрткәнчә, Икътисади үсеш министрлыгы инфляция буенча күрсәткечләрне яңадан карады: 2024 елда бу күрсәткеч 5,1% тан 7,3% ка кадәр, 2025 елда — 4% тан 4,5% ка кадәр.

Социаль Фондка килгәндә, индексацияләрнең икенче дулкыны каралган аның керемнәре күләме ел нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.

Моннан тыш, Сафонов эшләүче россиялеләрнең пенсияләре индексацияләнәчәген искәртте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев