Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда ана капиталын 854 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр

Соңгы тапкыр ана капиталы күләмен бу ел башында арттырдылар.

2025 елда ана капиталы беренче бала өчен 646 мең сумга кадәр, икенче бала өчен 854 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина сөйләде, аның сүзләрен РИА Новости китерә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Исегезгә төшерик, соңгы тапкыр ана капиталы күләмен бу ел башында арттырдылар — беренче балага 631 мең сумга кадәр һәм икенче балага 833 мең сумга кадәр.

Әмма, спикер сүзләренчә, инфляция үсеше темпларын исәпкә алып, ана капиталын арттырырга мөмкиннәр. 2025 елда әлеге түләүләр белән тәэмин итүгә 694,2 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Россиядә ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Аны балага белем бирүгә, торак шартларын яхшыртуга сарыф итәргә, инвалид балалар өчен социаль реабилитациягә түләргә яки әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешенә юлларга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев