Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елга Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесе билгеле булды

Бу — норматив хокукый актлар проектлары порталында чыккан расписание проектында күренә.

2024 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 23 майда география, әдәбият һәм химия фәннәреннән сынау белән башлана. Бу — норматив хокукый актлар проектлары порталында чыккан расписание проектында күренә. Бу хакта РИА новости хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибенең 6, 8 һәм 14 пунктларында күрсәтелгән затлар өчен..., узган елгы чыгарылыш укучыларыннан тыш: 23 май (пәнҗешәмбе) — география, әдәбият, химия», — диелә документта.

  • 28 май (сишәмбе) — рус теле,
  • 31 май (җомга) — математикадан база дәрәҗәсендә БДИ, математикадан профиль дәрәҗәсендә БДИ;
  • 4 июнь (сишәмбе) — җәмгыять белеме;
  • 7 июнь (җомга) — информатика;
  • 8 июнь ( шимбә) — информатика;
  • 10 июнь (дүшәмбе) — тарих, физика;
  • 13 июнь (пәнҗешәмбе) — биология, чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз теле) (язма өлеш);
  • 17 июнь ( дүшәмбе) — чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз теле) (телдән өлеш);
  • 18 июнь (сишәмбе) —чит телләр (инглиз, испан, кытай, немец, француз теле) (телдән өлеш).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев