Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елда Россиядә Яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк

Өч яклы комиссия утырышында 2024 елда ял көннәрен күчерү турындагы Хөкүмәт карарын тикшерделәр һәм хупладылар.

Россиялеләр алдагы Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 көн ял итәчәк. Россия өч яклы комиссиясе бу тәкъдимне хуплады, дип хәбәр итә ТР вице-премьеры Татьяна Голикова аппараты. Бу хакта «Российская газета» га сылтама белән «Татар-информ» яза.

Өч яклы комиссия утырышында 2024 елда ял көннәрен күчерү турындагы Хөкүмәт карарын тикшерделәр һәм хупладылар. Аннан күренгәнчә, эшләми торган бәйрәм көннәре — 6 һәм 7 гыйнварга туры килгән яллар 31 декабрьгә һәм 10 майга күчереләчәк.

Моннан тыш, шимбә, 27 апрельдәге ял көнен — дүшәмбе, 29 апрельгә, ә шимбә, 2 ноябрьдәге ял көнен сишәмбе, 30 апрельгә күчерергә тәкъдим ителгән. Шимбә, 28 декабрьдәге ял көне дүшәмбе, 30 декабрьгә күчереләчәк.

Шул рәвешле, Яңа ел каникуллары быелның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Россиялеләр 1 Май уңаеннан — 28 апрельдән 1 майга кадәр, Җиңү көне уңаеннан 9-12 майда ял итәчәк.

Ватанны саклаучылар көнендә — 23-25 февральдә, Халыкара хатын-кызлар көнендә 8-10 мартта ял итәчәкбез. Россия көне — 12 июнь дә ял көне булачак. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан яллар ике көн (3 һәм 4 ноябрь) дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев