Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елда мәктәп формасына ГОСТ булдырылачак

ГОСТ нигезендә, мәктәп формасы — ул стиле, конструктив карарлары һәм төсләрнең ярашуы буенча бертөрле кием ассортименты.

Инде киләсе елның икенче яртыеллыгында ук Россиядә мәктәп формасына ГОСТ барлыкка киләчәк. Бу хакта «Известия» газетасы Россия сыйфат системасына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Яңа стандартта форма төшенчәсенә нәрсәләр керүе, шулай ук мондый киемгә карата таләпләр күрсәтеләчәк.

«Стандарт әлеге категориягә керә торган киемнең ассортиментын, шулай ук форма, аның материаллары, эшләнмәнең маркировкасына карата таләпләр билгели», — дип ачыклык керттеләр Россия сыйфат системасында.

ГОСТ нигезендә, мәктәп формасы — ул стиле, конструктив карарлары һәм төсләрнең ярашуы буенча бертөрле кием ассортименты. Ул кызлар һәм малайлар өчен көн саен һәм тантаналы очракларда киелә торган төрләргә бүленә. Комплектка блузка, жилет, пиджак, кардиган, джемпер, свитер, малайлар күлмәге, кызлар күлмәге, чалбар һәм шорты керә.

Шул ук вакытта, кием-салым җитештерүчеләр яңа нормаларга каршы чыга, чөнки алар болай да киемнең балалар өчен куркынычсызлыгы турында техник регламентка җавап бирергә тиешле эшләнмәләр чыгара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев