2023 елда Россия халкының реаль хезмәт хакы 7 процентка арткан
Татарстанлыларның реаль керемнәре 2022 елга карата 9,1 процентка арткан.
Быел халыкның реаль хезмәт хакы — 7, реаль керемнәре 4,4 процентка арткан. РФ Президенты Владимир Путин кичә Мәскәүдә ачылган ВТБның «Россия чакыра!» XIV инвестиция форумының пленар утырышында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Хәзерге вакытта реаль хезмәт хакы — 7, халыкның реаль керемнәре 4,4 процентка артты», — дигән мәгълүматлар китерде дәүләт башлыгы.
Президент әлеге күрсәткечләрне позитив эшкә көйләнгән ил җәмгыятенең социаль сәясәте, икътисади үсеше һәм эчке халәтендәге мөһим фактор дип атады.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Росстатның Россиядә социаль-икътисади хәл турындагы доклады нигезендә, татарстанлыларның реаль керемнәре 2022 елга карата 9,1 процентка арткан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев