Өмет
-
Гыйнварь аенда намаз вакытлары
/
-
Изге эштә катнашыйк
Кеше үзе өчен йорт салуга күпме көч куя! Бу вакытта ял итүгә, кием-салымга һәм башка шуның кебек нәрсәләргә чыгымнарын киметә, ашауга да акчасын кысып тота. Кайберләре бурыч ала, авыр эштә сәламәтлеген какшата. Ләкин бәндә дөньядагы йортында күпме яшәр? Кечкенә каберенә шул йортыннан нәрсә алып китәр? Шул рәвешчә, кеше Аллаһы йортларын салуда да көч түксә иде. Аллаһы илчесе – Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәлләм Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчкәндә, иң беренче эш итеп, мәчеткә нигез ташы салган. Түбән Камада да Ак каен мәхәлләсендә көтеп алынган эш башланды. Анда да Аллаһы йорты төзеләчәк. Хәзерге вакытта барган эшләр, планнар турында Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов белән сөйләштек.
-
Декабрь аенда намаз вакытлары
\
-
«Мәүлид көнне йоклап ятмагыз»
Аллаһы Тәгаләгә шөкер, тагын бер ел үтеп Мәүлид кичәсе җитте. Раббыбыз кушканча, тугрылык, адәмнәргә игелек кылу, изгелек эшләү, гаделлек, ярдәмчелек, кешелеклелек, канәгатьлек, юмартлык, сабырлык, тыйнаклык, нәфесне чикли белү кебек күркәм сыйфатлар безгә дә юлдаш булсын.
-
«Мин кешеләргә карата йомшак булырга тырышам»
Кайберәүләр үзләре турында сөйләргә яратмый. Хезмәттәшләрен, туганнарын, якыннарын мактый, әмма үзе турында сораша башлагач, ояла. Менә Каенлы авылы мәчете имамы Нияз хәзрәт Гарипов та (фотода) – шундыйлардан. Итагатьлелеге, кешеләргә карата хөрмәте белән аерылып торгангамы, авыл халкы аның имам булып калуын теләде. Хәзрәт моның өчен бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле.
-
Бергәләп зур эштә катнаштык
19 октябрьдә уздырылган «Татарча диктант» акциясендә Түбән Кама үзәк мәчетендә белем алучы 40 кеше катнашты.
-
Укырга чакырабыз
Хөрмәтле шәһәрдәшләребез! Аллаһының рәхмәте белән яңа уку елы башланды.
-
Ноябрь аенда намаз вакытлары
Ноябрь аенда намаз вакытлары
-
Әле дә – белем юлында
Түбән Кама үзәк мәчетендә калабызның иң билгеле аксакаллары җыелды. Нәкъ менә аларны бала туу, никах уку, якыннары үлү кебек мөһим вакыйгалар уңаеннан чакыралар.
-
Октябрь аенда намаз вакытлары
/
-
Укырга теләк булса
Үзәк мәчеттә октябрь аенда Коръән уку һәм дин нигезләрен өйрәнү буенча укулар башлана.
-
Шигырь
Гыйлем көче
-
Сентябрь аенда намаз вакытлары
/
-
Башта сыныйлар, аннары үз итәләр
Шәңгәлче авылы имамы Илфат хәзрәт Нәҗметдинов (фотода) тумышы белән Апас районының Чүри-Бураш авылыннан. Үзе әйтүенчә, ул үскәндә (70-80 нче елларда), авылларында нибары ике әби намаз укый, дип сөйләгәннәр. Үзенең ике дәү әнисе дә Аллаһыга ышанган, берсе Коръән укыган. Коръәне исә фотокәгазьгә төшерелеп, китап итеп ясалган. Дәү әнисе шулай ук пәйгамбәрләр турында кыйссаларны, әкиятләрне белгән, аларны кечкенә Илфатка да бәян иткән. Әмма малай беркайчан да дини белем алырмын, имам булырмын, дип башына да китермәгән.
-
«Мәчет салу – изге эш»
Түбән Каманың 35 нче микрорайондагы «Ак каен» мәхәлләсендә яңа мәчет төзеләчәге билгеле булды. Озак еллар буе фатирда намаз укып, гыйлем алучы шәһәрдәшләребез, ниһаять, иркен, матур, заманча бинага йөри башлаячәк. Яңа мәчет турында «Ак каен» мәхәлләсе имам-хатыйбы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов белән сөйләштек.