Хатлар
-
Әтиләрне көттек
Күңелкәем моңлана. Әти назын күрми үскән Йөрәккәем сыкрана. Әтиләр сугышка киткән, Күпләр аннан кайтмаган. Әтиле булып үсәргә, Ходай безгә язмаган. Әниләр яшьли тол калып, Күп авырлык күргәннәр. Күз яшьләрен агызмыйча, Тешне кысып түзгәннәр. Күпләр кебек, без әтинең Кайтканын күралмадык. Гомер буе аны көттек, Кайтасына ышандык.
-
Җаннар телгәләнә
1931 елның башында беренчеләрдән колхозга кергән, 22 яшендә - бригадир, ә 27 яшендә «Кызыл Зәй» колхозы рәисе булган әтиебез Кәлимулла Мотыйгуллин сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Гаиләдә әни кулында берсеннән-берсе кечкенә биш бала кала. Зурыбызга - тугыз яшь, ә миңа нибары 6 ай була. Гади солдат һәм элемтәче булган...
-
8нче мәктәптә бер генә татар классы да юк...
Шәһәребездәге 1нче балалар бакчасында 220 татар баласы тәрбияләнә. Аларның һәрберсенә сок-ланып карап йөрдем. Сок-ланмаслык та түгел шул. Чөнки һәрберсе матур итеп татарча сөйләшә, шигырь сөйли һәм җырлый белә. Сере гади генә: бакча житәкчесе Рузинә Харисова, күпчелеге югары белемгә ия булган һәм татар телен камил белүче сәләтле тәрбиячеләр туплаган. Үзем күрергә...
-
Барысына да өлгерәбез
Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Тәгъзимә Садыйкова җитәкчелегендә, Россия пенсионерлар берлегенең җирле оешмасы февраль аеннан башлап, өлкән яшьтәгеләрне компьютерда эшләргә өйрәтә башлады. Бүгенге көндә 24 төркемгә берләшеп, барлыгы 430 пенсионер бу өлкәдә үз белемен арттыра. Безнең төркемдәге 17 кеше, компьютер белеменә өйрәнү өчен, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама...
-
Җиренә җиткермиләр
Ел елга охшамый, дигәндәй, бу кыш узган елгыдан шактый үзенчәлекле булды. Күреп торасыз, кышның соңгы аена керсәк тә, инде шактыйдан кар яуганы юк. Бер караганда, уңайлы - билдән кар ерасы түгел. Көн саен кар көрисе булмагач, дворникларга да рәхәт. Тик менә күңелне бер нәрсә борчып тора. Кар яумагач, кешеләр йөри...
-
Моннан илле ел элек...
1962 елда, ягъни моннан ярты гасыр элек төшереп алынган бу фотоны редакциябезгә Түбән Каманың сәламәтлек саклау ветераны Фатыйх ага Хәйбуллин алып килгән иде. Биредә сез шул чагында Зур Афанас авылы дәваханәсендә эшләгән медикларны күрәсез. Бәлки, аларның кайберләре шушы фотоны газетада күреп, үзләрен һәм бергә эшләгән иптәшләрен танырлар. Ак халатлы бу...
-
«Тургай»бакчасыннан - «Бәләкәч»кә
Оныгым Динараны яшь ярымнан шәһәребездәге «Тургай» исемле 8нче бакчага бирдек. Кызыбыз ул бакчага бик яратып йөрде. Безнең балаларны үзләренекедәй яратучы бакча мөдире Әлфия Әюповага, оныгыбызны дөнья танырга өйрәтүче ягымлы тәрбиячеләр Альбина Әхмәтовага, Гөлфинур Хәбибуллинага, Гөлфира Нуруллинага, Гөлназ Камаевага һәм няняларга, балаларның сәламәтлеге өчен кайгыртучы шәфкать туташларына, тәмле ризыклар әзерләүче пешекчеләргә...
-
Өйдә — кайнар, ә бакчада — «горячий»
Мин, татар кешесе буларак, үз милләтем, халкым язмышы өчен борчылып яшим. Үзе татар булып та, чиле-пешле русча сүзләр кушып сөйләгән кешегә нәфрәт белән карыйм. Кемнәрдер бу проблеманы гаиләдән килә, ди, кайберәүләр балалар бакчаларын, мәктәпләрне сәбәп итеп куя. Кайсылары хаклыдыр?.. Минем улыма уналты яшь. Ул өйдә, бер генә рус сүзе дә...
-
Азык җыйдым җанга
Шәһәребездә булган бер очрашуда шагыйрь Разил Вәлиев әйтәнчә, мәчете, театры, музее булган халык - бәхетле халык ул. Бу яктан, чыннан да, бәхетле без. Шәһәрдәге үзәк мәчет юлыннан кеше өзелми; театрның да залы тамашачы белән тулы була. Кем белән генә сөйләшсәң дә, «оста уйныйлар, бөтен премьераларын карап барабыз», дип әйтәләр. Музейда...
-
Ә сез нишләр идегез?..
Айныткычларны япкач, исерекләр тагын да күбәйде кебек. Урамда аунап яткан кешене күрсәң, полициягә шалтыратып булмый: дежур частька илтер өчен, кешенең исерек булуы гына җитми, ул берәр җинаять эшләргә, һичюгында, хатынын кыйнарга тиеш. Нәтиҗәдә, лыкынганчы эчкән адәм, «Ашыгыч ярдәм»не эштән аерып «алкоголь белән агулану» диагнозы белән дәваханәгә озатыла. Әйтерсең, чын авырулар...
-
Хөрмәткә лаек кеше ул
Камил Хәбир улы Фатыйхов белән мин күптәннән таныш. Түбән Кама аксакаллар шурасында бергә эшлибез. Ул шура рәисе булганда, аңа соклана идем. Барыбызга караганда яшьрәк булса да, таләпчәнлеге, күпкырлы белеме, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәте һ.б. белән үрнәк булды. Яшермим, гомер юлымда аның кебек кешеләрне сирәк очраттым. Ирексездән, каян килгән бу кешегә...
-
Гаделсезлеккә битараф булмагач
«Туган як»та Фатыйма Габидуллинаның берсеннән-берсе үткенрәк һәм кызыклырак мәкаләләрен даими укып барабыз. Бу кешедә табигый журналистлык сәләте бар. Тормышның төрле мизгелләрен тотып алып, үз фикерен оста җиткерә белә ул. Чөнки үзе гаделсезлеккә битараф түгел, ярдәмгә мохтаҗлар яныннан да тыныч күңел белән узып китми. Һәр нәрсәне үз йөрәге аша үткәрә, кешелекле....
-
Өлкәннәрне куандырып
Бу хатны күптән язарга йөрсәк тә, әле генә өлгердек. Максатыбыз - соң булса да, уң булсын, дигәндәй, шәһәребездәге «Талир тәңкә» ансамбленә рәхмәт әйтү иде. Узып киткән ел ахырында ветераннар йортына килеп, алар биредә яшәүче ялгыз әби-бабайлар алдында чыгыш ясадылар. Клара Дәүләтова оештырган бу ансамбль концерты барыбызга да бик ошады. Нургали...
-
Каенлыда урам бәйрәме
Башка авылларда ничектер, ә безнең Каенлыда, хәтта, урамнар да ярыша. Аны, беренчеләрдән булып, Интернациональ урамы башлап җибәргән иде,Татарстан урам да әлеге ярышка бик теләп кушылды. Бу чараны мәдәният йорты җитәкчесе Фәүзия Әхмәтшина белән китапханәче Флүрә Гарипова оештырдылар. Кыш булгач, урам ярышы өчен мәдәният йорты сәхнәсе сайланган иде. «Ромашка» балалар бакчасы...
-
Алма агачыннан ерак төшми
Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Балалар белән күп еллар эшләү дәверендә төрле гаиләләр белән аралашырга туры килде. Алар арасында бик тату, нык, тулы гаиләләр дә, шул ук вакытта, тулы булмаган гаиләләр дә бар. Андыйларының да шактый булуы борчый. Балалар бит нинди гаиләдә һәм кем тәрбиясе алуына карап, бер-берсеннән...