Гаилә
-
Күпләргә үрнәк, тырыш гаилә алар
Татарларда «Чиләгенә күрә капкачы – менә шулдыр бәхетнең ачкычы» дигән әйтем бар. Мөхлисовлар гаиләсе дә 39 ел бер-берсенә терәк-таяныч булып, бәхетле гомер кичерә.
-
Тормышның матурлыгы – бер-береңне аңлап яшәүдә
Зәмзәмирә яшьлектә тормыш юлдашын бер күрүдә үк ошатып, шундук минем бердәнберем дип тоярмын дип уйлап йөрде. Шуңадыр инде, Марсель белән танышканда, баштарак егет кызга бөтенләй ошамады.
-
Тыйнак уңа, тыйнаксыз тиз туза
Соңгы елларда гаилә корып, каенана-каената белән бер квартирда, йортта яшәргә теләүчеләр кими бара. Алар тизрәк башка чыгып, үз ирекләрендә яшәүне хуп күрә.
-
Түбәнкамалылар “Радоница”да туганнарын һәм якыннарын искә алган
3 нче май көнне православие динендәгеләр “Радоница” көнендә үлгән туганнарын искә алырга зиратка килгән. Биредә йөзләгән кеше җыелган.
-
Бәхет өчен көрәшергә кирәк
Бәхетле булыр өчен көрәшергә кирәк. Моны Илмира үз җилкәсендә татыды. Ул булачак ире Рафилне йөргән кызыннан тартып алды дисәң дә була.
-
Телсез фото күп сөйли
Фотография аша сихерләп буламы? Әле ничек кенә! Аллам сакласын, башына төшмәгәннәргә андый зыян килмәсен. Нәрсә икәнен белгәннәре “Минем язмышым кабатланган кешеләр бар икән” дип уйлар.
-
Чыршы астында - кар кызы...
Яңа ел мөселманнар бәйрәме булмаса да, күптән күрешмәгән дуслар, якыннар белән очрашуга бер сәбәп. Хәерлегә булсын, без уйлап чыгарган нәрсә түгел.
-
Олы җанлы кеше була бел!
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Шуда бәйле рәвештә декабрьнең беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы итеп үткәрү матур гадәткә әйләнде.
-
Үз кыйблаңда торсаң гына
Гөлчәчәк, урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп урнашты. Ул бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә әнисе янына кайтты. Анда үзеннән өлкәнрәк туганнан туган апасы Нурания белән күрешеп, серләрен сөйләде. Алар бергә уйнап үстеләр. Кайтып кереп, бераз вакыт уза да, шалтыратышып, тиз арада очрашалар да сүзләре бетми генә!
-
Яшьлек хатирәләре
Узган вакыйгаларны уйлыйсың да, шаккатасың. Әйтерсең лә берни дә булмаган. Бер пәйгамбәр могҗизасын икенчесе кабатламаган кебек, язмадагы хатирәләрне берәү дә кабатламас.
-
Мин гаепле түгел, балам
Бүлмәдәш, сердәш тә була. Аны-моны уйлап тормыйсың, кем беләндер серләшәсе, киңәшләшәсе, чын күңелдән сөйләшәсе килгән чаклар күп була. Шундый чакларда үзебез дә сизмәстән, «дустым» дип, ышанып, эч серләребезне сөйләп ташлыйбыз. Тик, сердәш дигәнеңнең эчендә нинди уйлар ятканын белсәң иде... Карбыз түгел, ярып карап булмый шул. Күпмедер вакыттан соң дус-сердәшчебез дошманга әйләнеп куюы да бик мөмкин.
-
«Бер чыбыктан сөрергә ярамый»
Сүзем ялгызы гомер кичергән, тормыш йөген җигелеп тарткан гүзәл затлар турында.
-
Сабырлык белән көтәргә һәм ышанырга гына кирәк
Адилә ире Илшат белән яшьтән яратышып өйләнеште. Беркемне дә араларына кертмәделәр, үзләре дә бер-берсенә тугры булдылар. Бу турыда язып торырга да туры килмәс иде, бәлки... Әнә шул «бәлки» булмаса...
-
«Чит илләрдә солтан булганчы...»
Татарстанда гына түгел, Россиядә дә, ни сәбәпледер, гүзәл затлар чит ил кешеләренә кияүгә чыгарга кызыга. Шулай, «Күршенең бакчасында үскән үләне дә куерак, тавыгы күркә булып күренә» инде ул.
-
Сөйгәнемнән бик яхшы сабак алдым
Күптән түгел генә хәлемне белергә килгән якташымның улы Рамил белән шактый озак сөйләшеп утырдык. Уртак танышлар, күрше-күләннәр турында сөйләшеп туйгач, сүзне егетнең үзенә юнәлттем.