Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тукталышта – биш кешене...

28 февральдә кичке алтынчы егерме минутта, зур тизлектә килгән «ВАЗ-211340» машинасы, «Тын Аллея» тукталышында автобус көтеп торучы халык өстенә барып менеп, биш кешене имгәтә. Һәрбер яңалык яшен тизлегендә тарала торган интернет заманында бу фаҗига дә минуты-сәгате белән шәһәрне урап чыкты. Ял көннәрендә автобус-трамвайларда да, кибетләрдә дә, урамда да халык телендә...

28 февральдә кичке алтынчы егерме минутта, зур тизлектә килгән «ВАЗ-211340» машинасы, «Тын Аллея» тукталышында автобус көтеп торучы халык өстенә барып менеп, биш кешене имгәтә.
Һәрбер яңалык яшен тизлегендә тарала торган интернет заманында бу фаҗига дә минуты-сәгате белән шәһәрне урап чыкты. Ял көннәрендә автобус-трамвайларда да, кибетләрдә дә, урамда да халык телендә - шул авария, машина тәгәрмәче астына эләккән кешеләргә кагылышлы сүз иде.
Халык арасында таралган имеш-мимеш буенча, тукталышта светофорның яшел уты янганда башка машиналар тукталган; ә бу, моңа кадәр дә юлдан баручы машина агымы арасыннан чыга-чыга, бер рәттә баручыларын урап үтеп килгән-килгән дә, үзеннән алда тукталган машинага барып бәрелергә теләмичә, автомобилен читкә алдырган; әмма рульне борып өлгерә алмаганлыктан, тизлек көче машинаны тукталыштагы кешеләр өстенә алып аткан. Янәсе, авырлы хатын да булган, тугыз яшьлек малай да һ.б. Тыңлый китсәң, әйтерсең, шул бер машина шәһәрнең ярты халкын таптаган, бәрдергән. Унлап кешенең бишесе имгәнгән, дигән сүзләр дә ишетелгәләп алды. Шулай ук, авариядән соң ук, тукталыш тирәсен боздан чистартуларын, әгәр дә шул боз өеме булмаса, кешеләрне машина таптатмас иде, дигән юрамалар да йөрде...
Эш атнасы башлангач та, безнең редакциягә газета укучылардан әлеге авариягә кагылышлы сораулар яуды. Шәһәр урамындагы бу авария буенча рәсми мәгълүматны ГАИдан юлладылар.
ГАИның матбугат хез-мәтеннән редакциягә җибәрелгән хәбәрдә, бу фаҗига сәбәпчесенең - рульдәге 1984 елгы бәндәнең исерек хәлдә булганлыгы, авызыннан хәмер исе аңкып торса да, медицина тикшерүе үтүдән баш тартуы хакында язылган. Өстәвенә, әле машина йөртү хокукы бирә торган «права»сының да срогы чыккан. Ул юл шартларын исәпкә алмаган һәм, шулай ук, үзеннән алда бара торган транспорт белән ике арада тиешле дистанцияне сакламаган, машинасын экстрен рәвештә туктатмакчы булган, тик рульне «тыңлата» алмаганлыктан, машинасы автобус тукталышына барып менгән. Авария нәтиҗәсе коточкыч: 1969 елгы хатынның баш мие селкенгән, борын, яңак сөякләре һәм ике аягының да балтыр сөякләре сынган, эче бик каты бәрелгән; 1997 елгы хатын-кызның балтыр һәм аяк табаны буыны тартылганы; 1999 елгы үсмернең ике аягының да бот сөякләре сынган, башы бик нык җәрәхәтләнгән, сул як тезе тайган, трамватик шок булган; Сарман ягыннан булган 1955 елгы хатынның уң як балтыры, сул кулының терсәк тирәсе җәрәхәтләнгән; башта кем икәне билгесез булган 1989 елгы түбәнкамалының эче һәм башы бик нык җәрәхәтләнгән. ГАИ хезмәткәре Александр Софронов дүшәмбе иртәсендә аларның өчесе әле реанимациядә булуын, 1989 елгы ир-егетнең бик авыр хәлдә икәнен хәбәр итте.
Шәһәребезнең, озынлыгы сигез чакрымлап булган әлеге Химиклар урамы юлын җәяүлеләр һәм, шулай ук, рульдәгеләр өчен дә имин үтәрлек юлга әйләндерү өчен нинди чаралар күрергә була икән? Бәлки, шәһәр эчендә машиналар тизлеген сәгатенә 40 чакрым белән чикләргәдер һәм аны үтәүне - гади халык өчен генә түгел, ә түрәләргә дә мәҗбүри шарт итеп куяргадыр? Монысын, әлбәттә, шәһәр җитәкчелеге үз күрсәтмәсе белән ныгытырга тиеш. Шунсыз шәһәр урамнарындагы юлларда иминлек булмаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев