Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Машина янган

Әле шушы көннәрдә генә Тукай урамындагы 30нчы йорт янында торган "ВАЗ-2106" автомобиленә ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, автомобиль инде тулысынча янып беткән була. Машинадагы газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә янәшәдәге ике иномаркага ("Chevrolet" "Daewoo Matiz") зур зыян килгән. Шартлау дулкыны белән, йортның бишенче катындагы бер квартирның тәрәзә пыялалары коелган. Бәхеткә,...

Әле шушы көннәрдә генә Тукай урамындагы 30нчы йорт янында торган "ВАЗ-2106" автомобиленә ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, автомобиль инде тулысынча янып беткән була. Машинадагы газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә янәшәдәге ике иномаркага ("Chevrolet" "Daewoo Matiz") зур зыян килгән. Шартлау дулкыны белән, йортның бишенче катындагы бер квартирның тәрәзә пыялалары коелган. Бәхеткә, корбаннар юк.
Бу йортта яшәүчеләр әйтүенчә, әлеге янган машина инде бу урында ике ел чамасы торган һәм бала-чагалар аның эчендә уйнарга яраткан.
Мондый ташландык автомобильләр шәһәребездә бик күп, төгәл санын беркем дә белмидер. Кайсы гына йортта яшәүчеләрдән сорасаң да, ишегалларында хуҗасыз машина торуын әйтерләр. Үзебезнең дә тәрәзә каршысында инде менә ничә ел шундый бер машина тора. Хуҗасын төгәл белүче юк, тик безнең йортта яшәмәве билгеле. Үзе "иномарка", әле иске дә түгел. Хәзер инде әллә тора-тора, әллә кемнәрдер "булышып" тәгәрмәчләренең дә тыны киткән.
Бездә бит шулай, бер вакыйга булып алгач, итәк-җиңнәрне җыйгалый башлыйлар. Бәлки, бу очракта да хуҗасыз торучы машиналарга нинди дә булса чара күрелә башлар. Безнең ише беркатлы бәндәләр уйлавынча, аларның хуҗаларын ачыклау алай ук авыр эш тә түгелдер - машиналарның номерлары бар бит, димәк, иясе ГАИда теркәлгән.
Машиналар дигәннән, алар бит хәзер чүп үләненнән дә күбрәк. Хуҗалары да кайда телиләр шунда - балалар мәйданчыгында, тротуарларда, газоннарда һ.б. куеп калдыралар. Кайсыбер "акыллыбаш"лары үзләренең тәрәзә каршысындагы, подъезд төбендәге иң җайлы урынны алып, чылбыр белән әйләндереп куярга да күп сорамый. Шул ук Тукай урамында бер шундый урын күреп, фотога төшерергә җыенган идем, хуҗасы әздән генә башны сугып ярмады. Акыруына карасаң, бу җир аңа җиде буын бабасыннан мирас булып күчкән, диярсең. Минем кебек бичара хатын-кыз бу очракта берни дә эшли алмый. Тик шәһәрдә машина кую урыннарын, йорт ишегалларын тикшереп, күзәтеп торучы махсус оешма бар бугай. Менә алар ныклап тикшереп, машина хуҗаларына саллы гына штраф салсалар, тәртип тә урнашыр, казна да баер иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев