Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлыларны һава торышының начарлануы турында кисәттеләр

Көндез һава температурасы +27...+30 градус.

Татарстанлыларны һава торышының начарлануы турында кисәтәләр.

4 август көнне Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә томан, көндез һәм кичен яшенле яңгырлар, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булуы көтелә.

3 август 18.00 сәгатьтән алып, 4 август 18.00 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез — яшенле яңгырлар.

Төнлә аерым районнарда томан көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3-8 метр, көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 12 метр, яшен вакытында секундына — 15-20 метр.

Төнлә һава температурасы +13...+16, көндез +27...+30 градус.

Исегезгә төшерәбез, 10 августка кадәр Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы югары (4 класс) саклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев