Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле кисәтүне озайттылар
1-7 октябрьдә Татарстанда шторм кисәтүе гамәлдә булуын дәвам итәчәк.
Ул урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу көннәрдә төбәктә янгын чыгу куркынычының 4 һәм 5нче класслары көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев