Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда талпаннар активлыгы теркәлгән

Татарстанда талпаннар кабат активлаша башлады.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, ул гөмбә сезоны башлану һәм уңай һава шартлары белән бәйле.

Сезон башыннан республика медицина учреждениеләренә 10 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк.

Боррелиозның 15 очрагы һәм талпан энцефалитының 7 очрагы теркәлгән, шуларның 5се башка төбәкләрдән китерелгән, ә икесе республика территориясендә булган.

Парклар, скверлар, шулай ук җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре территорияләре талпаннардан эшкәртелгән.

Шуңа да карамастан, белгечләр табигатьтә булганда шәхси профилактика чараларын үтәргә кирәклеген искәртә: ябык кием һәм аяк киеме киеп йөрергә, өс-башны тикшерергә һәм репеллентлар кулланырга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев