Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда реаль хезмәт хакы 11,3 процентка арткан

Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладта шулай диелә.

2024 елның беренче җиде аенда Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 11,3 процентка арткан. Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладта шулай диелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Гыйнвар — июль айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы 70 270,3 сум тәшкил иткән. Ул узган елның беренче җиде ае белән чагыштырганда 20,1 процентка арткан.

Шуның белән бергә, аерым алынган июль аенда татарстанлыларның уртача хезмәт хакы елына — 15,4 процентка, ә аена нибары 0,1 процентка арткан.

Үз чиратында, июль аенда республикада яшәүчеләрнең номиналь хезмәт хакы бер елга күчереп исәпләгәндә — 25,9 процентка, бер айга күчергәндә 1,2 процентка артып, 74 986,3 сумга җиткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев