Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин

Республикада туфрак һәм атмосфера корылыгы күзәтелә.

Бу атнада Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертергә планлаштыралар. Тулаем алганда республикада туфрак һәм атмосфера корылыгы күзәтелә. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Узган атнада Гидрометеорология үзәгеннән мәгълүмат җыйдык. Районнарда кайдадыр туфракта, кайдадыр атмосферада корылык бар. Бу тискәре күренешләр республика буйлап күзәтелә», — диде министр.

Ул июньдә Татарстанда 60 мм нормадагы явым-төшемнең 15 миллиметры гына яуганын әйтте. Министр фикеренчә, гадәттән тыш хәл режимы чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыкларга уңай тәэсир итәчәк.

«Быел күп кенә хуҗалыклар узган елга караганда күбрәк иминиятләштерде. Гадәттән тыш хәл режимы ниндидер компенсация алуга тәэсир итә ала. Нәрсә буласын карарбыз. Ләкин иминият компанияләре белән эшләү бик катлаулы», — диде ул.

Федераль һәм төбәк программалары хисабына Татарстанда ел саен 3-4 мең гектар җир мелиорцияләнә, диде Җәббаров.

«Мелиорация буенча килгән барлык гаризаларны да канәгатьләндерәбез. Монда дәүләттән ярдәм бик зур. Җиһазга, суүткәргеч прокладкасына, плотина төзүгә чыгымнар субсидияләнә. Кызганыч, дәүләт ярдәме булуга да карамастан, барысы да үз акчаларын бу юнәлешкә инвестицияләргә әзер түгел», — дип йомгаклады ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев