Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда контракт хезмәтенә ярдәм итү өчен «Все СВОи» патриотик марафон узачак

Марафон көн дәвамында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Иртәгә, 17 октябрьдә, Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акциясе башлана. Марафон көн дәвамында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Чараларда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, артистлар, шулай ук хәрби хезмәт ветераннары һәм гаиләләре, волонтерлар һәм хәрби хезмәткә контракт төзергә теләүчеләр катнашачак.

Марафон чаралары очрашу, дискуссия, лекция, концерт, интервью, волонтерлар арасында тәҗрибә уртаклашу сессияләре форматында оештырылачак. Мәсәлән, 17 октябрьдә Казанның берьюлы берничә локация урынында — Бауман урамы, «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Авиатөзелеш» метро станцияләре, «Җиңү проспекты» сәүдә үзәге янында пикетлар узачак. Хәрби комиссариат вәкилләре контракт буенча хәрби хезмәткә алынырга теләүчеләргә консультация бирәчәк.

Патриотик акция Чаллыда да узачак, ә хәрби хезмәткә контракт төзергә теләүчеләр хәрби комиссариат вәкилләреннән консультация ала алачак. Пикетлар шәһәрнең өч ноктасында — «Октябрьский» сәүдә үзәге, «Энергетик» мәдәният йорты янында, шулай ук Энтузиастлар бульварында узачак. Анда контракт хезмәте, шулай ук премия, өстенлек һәм түләүләр турында мәгълүмат бирүче газета һәм листовкалар тарату оештырылачак.

Лаеш халкы шулай ук «ВСЕ СВОИ» акциясенә кушыла алачак. Чарада катнашучылар өчен хәйрия концерты оештырыла, ә теләүчеләр контракт хезмәте турында тулырак мәгълүмат ала алачак. Ә Буада, берьюлы берничә урында — сәүдә нокталары янында, шәһәрнең үзәк мәйданында, төрле социаль объектлар янында Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт турында, шулай ук премия, ташлама һәм түләүләр турында тәфсилле мәгълүмат бирелгән листовкалар тарату планлаштырыла.

Нурлат халкы шулай ук «Театр» скверында узачак патриотик концерт карап ләззәтләнә алачак. Шунда үзәк мәйданда ук район башлыгы һәм район халкының кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуы планлаштырыла. Хәрби комиссариат вәкилләре контракт төзергә теләүчеләргә консультация бирәчәк, ә чарада катнашучылар яшь армиячеләрнең автомат сүтеп җыю күнекмәләрен карый һәм ГТО нормаларын тапшыруда катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстанда иртәнге сәгать 10да контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акциясе старт ала. Марафон көнендә туры эфирда контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгыраячак.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», "Ди-ФМ"да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки "кайнар линия"нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез, уңайлылык өчен республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер 117 нче колл-үзәк хезмәт күрсәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев