Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда коега егылып төшкән бала төрле җәрәхәтләр алган, тикшерү үткәрелгән

Вакыйга 14 июльдә була.

Зәйдә мәктәп яшендәге малай дренаж коесына егылып төшкән, шәһәр прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү үткәргән һәм карар чыгарган.

Тикшерү барышында юынтык суларны агызу системасының бер өлеше булган коеның хуҗасыз булуы ачыкланды, аның капкачы беркетелмәгән, дип хәбәр итә күзәтчелек органы матбугат хезмәте.

Прокуратура Зәй башкарма комитеты җитәкчесе адресына коены исәпкә куюны һәм аның куркынычсыз эксплуатациясен тәэмин итүне таләп итеп тәкъдим кертте. Шулай ук гаепле түрәләргә карата дисциплинар чаралар күрелергә тиеш.

Вакыйга 14 июльдә була. Зыян күргән малай төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Малайның катлаулы генетик авыруы булуы, һәм аңа сөяк миен күчереп утырту таләп ителүе бу хәлне тагын да кискенләштерә. 

Фото: скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев