Татарстанда көчле җил көтелә
Юлларда бозлавык саклана.
14 декабрь иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булыр дип көтелә.
13 декабрь 18.00 сәгатьтән 14 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр болытлы һава торышы көтелә. Нигездә, явым-төшемнәрсез.
Җилнең тизлеге көньяк-көнчыгыштан, көньяктан төнлә секундына 6-11 м, урыны белән секундына 14 метрга кадәр. Иртән һәм көндез секундына 8-13 м, урыны белән секундына 15-20 метр.
Төнлә һава температурасы −11... −15˚. Көндез һава температурасы −4...-8˚.
Юлларда бозлавык саклана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев