Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда киләсе елга яшәү минимумын расладылар

Агымдагы ел белән чагыштырганда, ул 747 сумга арткан.

2024 елда Татарстанда бер кешегә яшәү минимумы 12 966 сум тәшкил итәчәк. Әлеге сумма республика Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Агымдагы ел белән чагыштырганда, ул 747 сумга арткан.

Шулай ук Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин имзалаган документта хезмәткә сәләтле кеше өчен яшәү минимумы 14133 сум, пенсиягә чыккан кешеләргә 11151 сум, балигъ булмаганнарга 12577 сум күләмендә расланган.

Искәртик, агымдагы елның май ахырында Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков 2030 елда Россиядә минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан 30 процентка артачак, дип вәгъдә итте.

«2030 елга 1/1,3 нисбәтенә ирешүне планлаштырабыз. Ягъни минималь хезмәт хакы минималь яшәү минимумыннан 30 процентка артачак», — дип белдерде министр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев