Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда һава шартлары начарлану сәбәпле, кисәтү игълан ителде

Юлларда кар көртләре, көчле бозлавык була.

Татарстан Республикасында һава шартлары начарлана. Шул сәбәпле кисәтү игълан ителде. 20 ноябрь киченнән башлап, бүген, 21 ноябрьдә дә республикада кар, җепшек кар, бозлы яңгыр көтелә. Юлларда кар көртләре, көчле бозлавык була.

Чәршәмбе, 22 ноябрьдә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр фаразлана. Пәнҗешәмбе, 23 ноябрьдә, кар, буран һәм көчле җил саклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, һава торышы начарлану һәм көчле бозлавык куркыныч тудырырга мөмкин. Бик кирәк булмаганда урамга чыкмаска кирәк. Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә сәфәргә чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев