Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда COVID-19 һәм грипп белән авыручылар саны арту көтелә

Бүгенге көндә Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны тотрыклы.

Татарстанда яшәүчеләрне көз көне республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны артуы көтелә дип кисәттеләр.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина искәртүенчә, ОРВИ структурасына яңа коронавирус инфекциясе дә керә.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны тотрыклы, мисалга, бер атна эчендә 51 кеше авырган. Әмма тиздән авырулар саны арта башлый, моны белгечләр вирусның структурасы үзгәрүдә күрәләр.

Моннан тыш, Авдонина сүзләре буенча, элек авыру очракларының 98 проценты симптомсыз яки ОРВИ тибы буенча узган булса, хәзер пациентларда пневмония ешрак күзәтелә.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары татарстанлыларга профилактика чараларын үтәргә: җәмәгать урыннарында битлекләр кияргә һәм шәхси гигиенаны сакларга киңәш итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев