Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда бер елда уртача айлык хезмәт хакы 17 процентка арткан

Уртача айлык хезмәт хакы 58,5 мең сум тәшкил иткән.

Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында Татарстан буенча уртача айлык хезмәт хакы 58,5 мең сум тәшкил иткән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул 17,2 процентка арткан. Бу хакта Татарстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

2023 ел башы белән чагыштырганда, төбәктә уртача айлык хезмәт хакы 9,1 процентка арткан.

«Работа в России» порталында бүген шоферлар өчен аена уртача 38 мең сум хезмәт хакы белән 2,4 мең вакансия, монтажчылар өчен 2,2 мең вакансия (57 мең сум), инженерлар өчен 1,6 мең вакансия (36 мең) тәкъдим ителгән. Шулай ук 24 мең сум хезмәт хакы белән аш-су осталары, табиблар (32 меңгә якын), газ белән эретеп ябыштыручылар (67 мең) һәм монтажчылар (70 мең сум) өчен дә тәкъдимнәр шактый.

Иң югары хезмәт хакына файдалы казылмалар чыгару эшчеләре (аена 93 мең сумнан башлап), мәгълүматлаштыру һәм элемтә (90 мең), финанс һәм иминият эшчәнлеге (84 мең), электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү, шулай ук һаваны кондицияләү (77 мең сум) тармагы хезмәткәрләре исәп тота ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев