Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда балалар үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре бер ярым тапкыр арткан

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе балалар һәм олыларга юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән.

Татарстанда 2023 елның узган ун аенда 389 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясе статистикасы буенча, аларда 16 бала һәлак булган, тагын 403е яраланган.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда хәлнең шактый начарлануы билгеләп үтелде. Һәлак булган 16 баланың бишесе — җәяүле, калганнары пассажирлар булган.

«Юл һәлакәтләре 25 очракка артты, яраланганнар — 18 балага. Һәлак булучылар саны биш балага — 1,5 тапкыр артты», — дип хәбәр итә ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта Дәүләт автоинспекциясендә юл-транспорт һәлакәтләренең 78 проценты шоферлар гаебе белән булган, дип ассызыкладылар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев