Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда атна ахырында +17 градуска кадәр җылы булачак

Бераз яңгыр явуы ихтимал.

Синоптиклар атна ахырына Татарстанда шактый җылы һава торышын фаразлый.

Алдагы ике көндә республикада октябрьнең салкын һава торышы сакланачак. 

14 октябрьдә төнлә термометр баганалары +1дән +6га кадәр күрсәтәчәк, көндез һава +7..+12 градуска кадәр җылына. Төнге сәгатьләрдә көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз.

Якшәмбе көнне республикага җылы һава торышы киләчәк. Төнлә +2..+7 генә булса, көндез һава +12..+17 градуска кадәр җылыначак. Бераз яңгыр явуы ихтимал, дип фаразлый метеорологлар.

ТР Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, дүшәмбе, 16 октябрьдә көндез шулай ук +12дән +17гә кадәр көтелә, ә сишәмбе көнне инде +8..+13кә кадәр суытачак. Барысына да яңгыр һәм көчле җил китерәчәк салкын атмосфера фронты гаепле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев