Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда атна ахырына кадәр 30 градус эссе булачак

Климат тотрыксыз, куркыныч табигать күренешләре саны артуы фаразлана.

Татарстанда уртача һава температурасы күпьеллык күрсәткечтән 5-7 градуска югары. Безнең төбәк һәм Европа территороиясенең күп өлеше киң антициклон йогынтысында. Шул сәбәпле, эссе һәм коры һава торышы урнашты. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якындагы көннәрдә, 8-10 августта һава торышы үзгәрмәячәк. Республикада эсселек саклана, һава температурасы +32 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 10 августта, һава температурасы +33 градуска кадәр күтәрелә, төнлә +12 до +19 градус җылы булачак.

Якынча фаразлаулар буенча, җомга һәм шимбә шундый ук һава торышы саклана, көндез +28..+33 градус фаразлана.

Август Татарстанда эссе һава торышыннан башланды. Аның беренче көнендә һава температурасы +36 градуска җитте. Метеорологлар белдергәнчә, төбәктә климат тотрыксыз, куркыныч табигать күренешләре саны артуы фаразлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев