Татарстанда 5 августта яшенле яңгырлар көтелә, эссе булачак
Иртән урыны белән томан.
Татарстанда җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе һәм яшенле яңгырлар көтелә, дип фаразлый синоптиклар.
Республиканың Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, шимбәгә каршы төндә һәм 5 август иртәсендә республика буенча урыны белән томан көтелә. Көндез һәм кич белән яшенле яңгыр явуы, җил көчәюе ихтимал.
Эссе һава торышы саклана, көндез +28..+33 градус.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев