Татарстанда −40 градус салкыннар сәбәпле, кисәтү игълан ителде
Сәбәбе - аномаль салкыннар.
Республикада аномаль салкыннар булу сәбәпле, Татарстанда кабат шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә, дип яза «Татар-информ».
Төнлә һәм иртән 9-10 декабрьдә төбәк территориясендә һава температурасы −30..-35 градус була. Шул ук вакытта көнчыгыш һәм төньяк районнарда урыны белән −40 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.
Шимбә һәм якшәмбе көндез Татарстан территориясендә һава температурасы −21..-26 градус, ә республиканың төньяк һәм көнчыгышында −30 градус фаразлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев