Татарстанда -30 градуска кадәр салкын һәм буран көтелә
Татарстан синоптиклары −30 градуска кадәр суытачагы һәм буран хакында кисәтә
Иртәгә, 2 гыйнварда, Татарстанда һава температурасының сизелерлек начараюы, шул исәптән температура фонының шактый түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада урыны белән термометрның терекөмеш баганасы −25..-30 градуска кадәр (Казанда −25..-27 градуска кадәр) төшәчәк.
Моннан тыш, көндезге сәгатьләрдә кайбер районнарда буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме бер-ике километрга кадәр начарая.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев