Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 2,3 меңгә якын укытучы җитми

Иң зур ихтыяҗ — башлангыч сыйныф укытучылары, математика, рус теле, физика, химия, чит телләр укытучыларына.

Татарстанда 2,3 меңгә якын укытучы җитми. Иң зур ихтыяҗ — башлангыч сыйныф укытучылары, математика, рус теле, физика, химия, чит телләр укытучыларына. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина иҗтимагый ярдәм штабында түгәрәк өстәл утырышында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

«Педагогик кадрларга аеруча кытлык Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, шулай ук Лаеш һәм Түбән Кама районнарында күзәтелә», — дип белдерде Гатауллина.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан мәгариф системасында 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр, шул исәптән 32 меңнән артык укытучы эшли. Укытучыларның уртача яше 48 яшьне тәшкил итә. 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар өлеше — 21 процент.

«Мәрхәмәт» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева Татарстанда белем бирү сыйфатының югары стандартлары актив кертелә, дип өстәде.

«Республикада мәгариф традицион һәм заманча инновацион алымнарны үз эченә алган конкурентлыкка сәләтле бердәм белем бирү мохитеннән гыйбарәт», — дип белдерде ул.

Депутат искәрткәнчә, республикада 1 сентябрьгә 8,5 мең урынга исәпләнгән сигез яңа мәктәп ачылачак, 2,2 мең урынга исәпләнгән 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев