Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда 2024 елда мототранспорт руле артында балалар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте булган

Хокук бозучы яшүсмерләрнең ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла.

Татарстанда 2024 ел башыннан питбайк, квадроцикл һәм мотоцикл руле артында утырган балалар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте булган.
Бу аварияләр нәтиҗәсендә ике яшүсмер һәлак булган, тагын уникесе җәрәхәтләр алган.

Шуңа бәйле рәвештә республика прокуратурасы хезмәткәрләре дәүләт автоинспекторлары белән берлектә «куркыныч уенчыклар» ның зыяны турында искә төшерүче ролик чыгарды.

Моннан тыш, ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Адел Гайнетдинов хокук бозучы яшүсмерләрнең ата-аналары административ җаваплылыкка тартыла, ә хокук бозулар турындагы материаллар балигъ булмаганнар буенча комиссиягә җибәрелә, дип искәртте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев