Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татар-мөселман исемнәренең яңа сүзлеге дөнья күрде

Китап иң зур сүзлекләрнең берсе, аңа 8500ләп исем кертелгән.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Хозур» нәшрият йортында «Исемнәр китабы» басылды. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы әзерләнгән, дип хәбәр ителә Диния нәзарәтенең рәсми сайтында

Китап иң зур сүзлекләрнең берсе, аңа 8500ләп исем кертелгән. Аны әзерләү һәм нәшер итүнең төп максаты гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау белән бәйле.

Татар-мөселман исемнәренең яңа китабын булдыру мәсьәләсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышларында күтәрелгән иде. Дин әһелләре хәзерге вакытта татар-мөселман исемнәре сүзлегенә ихтыяҗ зур булуын, соңгы тапкыр басылган сүзлекләрнең китап кибетләрендә гомумән калмавына, интернет челтәрендә татар исемнәренең төгәл аңлатмалары булмавына борчылуларын белдерделәр. Әлеге мәсьәләнең актуальлеге соңгы елларда татар халкына чит телләрдән килеп кергән исемнәрнең мәгънәләрен өйрәнү зарурлыгы белән дә бәйле булды.

Дөнья күргән яңа "Исемнәр китабы«на татар халкында кушылган күркәм исемнәр, аларның русча язылышы, татар, гарәп, фарсы яки төрки телләрдә сакланган мәгънәсе бирелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, китаптан хәзерге вакытта кулланылыштан төшеп калган, мәгънә белдерми торган, ислам диненә муафыйк булмаган, начар мәгънә белдергән исемнәр яки тупас мәгънәле исемнәр төшереп калдырылды. Барлыгы 5500 ир-ат исеме, 3000ләп хатын-кыз исеме кертелде. Сүзлекне әзерләгәндә нигез итеп күренекле тел белгече Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» китабы алынды.

«Исемнәр китабы» н киләчәктә һәрбер имамның өстәлендә булдыру ниятләнә. Мәчеткә балага исем куштырырга килгән һәрбер гаилә һич икеләнмичә әлеге китапта бирелгән исемнәр арасыннан күңеле якын күргәнен үз баласына куштыра алачак. Исемнәр сүзлеге шәҗәрә төзүчеләр, нәсел-нәсәп тарихы белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булачак.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев